Пенсия фонды ялган мәгълүмат тарату турында кисәтә

2018 елның 21 сентябре, җомга

 

Эшләүче пенсионер агымдагы ел  азагына кадәр эштән китмәсә, ул элек булган бөтен  индексацияләр исәпкә алынмаган пенсия алачак, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлде. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм мошенниклар ятьмәсенә  эләкмәскә чакыра. “Гамәлдәге законнар нигезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер ул эшләгән чордагы барлык индексацияләрне  исәпкә алып, пенсиясен тулы күләмдә алачак”, – диде Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез: 2016-2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның пенсиясен индексацияләү яңартылды һәм ул тулы күләмдә  эштән киткән көннән  өч тулы айдан соң түләнде. 2018 елдан да бу процедура өч ай тәшкил итә, ләкин ул пенсионерга компенсацияләнәчәк.

Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге татарстанлыларга “кайнар линия”гә  (843) 2-79-27-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International