Алексеевск ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүе буенча 27 сентябрьдән 30 сентябрьгә бистәдә “Тоннель” операциясе узачак.
Хәзерге вакытта сатучы (әзерләүче, башкаручы) товарын сату өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмый. Шундый ысулларның берсе – товарны акция яки ташлама белән сату.
Россия почтасы 14000 почтальонны мобиль почта-касса терминаллары белән тәэмин итте. Хәзер клиентлар өйдә торып шактый финанс хезмәтләре алачаклар.
26 сентябрь көнне иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган бердәм "кайнар линия көне" үткәрәчәк.
21 сентябрьдә Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Тюкарев хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Лебедино авылы кешесе Васильева Тамара Кузминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырды.
Сентябрьнең 23 көнендә Татарстан юлларында 20 җәяүле якты дөнья белән хушлашкан. Җәяүлеләрнең юл буйлап транспорт агымы уңаена барулары һәм тиешсез урыннан юлны аркылы чыгулары кеше таптатуның төп сәбәпләре булып торалар. Бу хакта матбугат конференциядә республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов сөйләде.
Алексеевск районында академик Александр Арбузовның туганнары: хатыны Стелла Леонидовна һәм Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүче ике туган энесе Михаил Юрьевич Торопов белән академик, биохимия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы биохимия институты директоры Александр Николаевич Гречкин булып китте.
Конкурсның «МастерОк», «Балачак йолдызлары» конкурсларының финал этапларында һәм Татарстан Республикасыннан “Идел буеның спорт олимпы” спартакиадасында Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Минзәлә балалар йортлары тәрбияләнүчеләре катнаша. Гаиләләрнең “Идел буеның спорт олимпы-2018” округ конкурсында Татарстан намусын Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Нурлат авылыннан Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсе яклый.
2018 елның 24 сентябрендә ЮХИДИ Идарәсендә “ Җәяүлеләр катнашында аварияләр. Татарстан Республикасында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы (24 сентябрьдән 28 енә кадәр)” темасына матбугат конференциясе булачак.
2018 елның 24 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез яшен һәм көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка авышучан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил.