Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Зур Полянка авыл җирлеге Алексеевск муниципаль районының Зур Полянка башкарма комитеты сәркатибе вазыйфасына конкурс игълан итә.
Алексеевск районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2018-2019 уку елына балалар җыюны игълан итә.
Хөрмәтле алексеевскилылар, 4 октябрьдән 14 енә кадәр 2019 елның беренче ярты еллыгына “Заря” һәм “Таң” газеталарына язылу ункөнлеге башлана!
2019 елның беренче ярты еллыгына язылу шәхси язылучылар өчен – 687 сум. бу чорда ташламаны исәпкә алып, “Заря” һәм “Таң” газеталарына язылу 599,28 сум булачак.
ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, соңгы вакытта бистәбездә катнашучылары вакыйга урыныннан качып киткән юл-транспорт фаҗигаләре арткан.
Электр энергиясенә тарифларның артуы – хәзерге чынбарлыкның иң ачык сыйфатларыннан берсе. Аңа җайлашып, һәркем үзе өчен электр энергиясен экономияләүнең үзенә аеруча туры килә торганын сайлый. Берәүләр энергия саклау технологияләреннән файдаланалар, ә башкалар энергия ресурсларын урлау юлы белән түләүләрнең күләмен киметергә омтылалар, моның административ җәза бирүгә, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгына китерүе турында оныталар. Гомумән алганда, электр энергиясен урлаулар белән бәйләнгән мәсьәләләр иң мөһим әһәмияткә ия булып торалар.
Алексеевскиның яшь аграрийлары “Ростов-2018” форумында булып кайттылар. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы аграр яшьләр берләшмәсе хәрәкәте рәисе Алия Сигбатуллина сөйләде.
Редакциягә хат килде, анда Ралиф Хак улы Гатинның туганнары аны 80 яшьлек юбилее белән котлыйлар.
– Без яраткан әтиебезне 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, –диелә хатта. – Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Гаиләләре зур була: ул сигез бала арасында иң олысы. Нәкъ менә шуңа да кечерәк балалар турында кайгырту аның җилкәсенә төшә. Шундый өлкән абыйлары ярдәмендә аның бертуган энеләре һәм сеңелләре югары белем алганнар.
Төзелеш институтын тәмамлагач, Ралиф Хак улы үзенең тормышын төзелешкә багышлый, инженер-төзүче булып эшли, ә аннары Алексеевск районының капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе була. Аның җитәкчелегендә административ бина, район башкарма комитеты бинасы, Ленин урамындагы КБО, 2 нче Алексеевск урта мәктәбе һәм башкалар төзелде. Әтиебезне районыбызда гына түгел, ә бәлки республикада да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Аңа “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелде.
22 сентябрьдә Казанның ун мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, аларның берсендә безнең район продукциясе дә тәкъдим ителде.
Продуктларны һәм товарларны республиканың күп кенә муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Традиция буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда республика кооператорлары да актив катнаша.
Алексеевск районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2018-2019 уку елына балалар җыюны игълан итә.
Хөрмәтле районыбыз кешеләре,
безнең тугры абунәчеләребез!
Исегезгә төшерәбез: район газетасы редакциясендә альтернатив язылу оештырылды. Хәзер “Заря” һәм “Таң”ны редакциянең үзенә килеп яздырып була. Айлык бәясе 75 сумга гына төшә. Газетаның бәясе түбән булу сәбәбе – почта хезмәтен исәпкә алмау. Газетаның чыккан саннарын сез үзегез реклама һәм игъланнар бүлегеннән газета чыккан көнне һәм башка көннәрдә килеп ала аласыз (шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре).
Безнең адрес: Алексеевск штб.,
Совет мәйданы, 6 нчы йорт.