ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевскилылар  куркытып акча алу яки башка коррупция элементлары  турында хәбәр итә алалар.

Мәсәлән, алексеевскилыларның бу хакта “кайнар линия” телефоннары буенча хәбәр итү мөмкинлекләре барлыкка килде: 2-43-49 – район прокуратурасы, 2-43-98 – РФ ЭЭМның Алексеевск районы буенча бүлеге, 2-55-00 – район Советы.

 Шулай ук “Хәбәрдарлык әрҗәләре”ннән файдаланырга да була, алар җәмәгать урыннарында урнашкан.

 

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында”гы 12 июнь, 2002 ел, 67-ФЗ санлы Федераль законның 15 нче маддәсе, Россия Федерациясендә җирле үзидарәне  оештыруның төп принциплары турында”гы  октябрь, 2003 ел, 31-ФЗ санлы  Федераль законның  22, 56 нчы маддәләре, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы  9 август,  2003 ел, 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы законының 15 нче маддәсе, “Җирле референдум турында”гы 24 март, 2004 ел, 23-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 18 нче маддәсе, Татарстан Республикасы Алексеевск  муниципаль районы авыл җирлекләре   Уставларының 11 нче маддәсе нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге, Биләр, Зур Полянка,  Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна,  Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка,  Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары 2018 елның18 ноябрендә алда санап кителгән җирлекләрдә яшәүче гражданнарга үзара салып кертү  мәсьәләсе буенча референдум үткәрү турында карар кабул иттеләр. Кабул ителгән карарлар белән интернет челтәренең Алексеевск муниципаль районы сайтында (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы) танышырга мөмкин.

 

Петр Зайцев “Хезмәт кешесен данлыйк” конкурсына район намусын яклау өчен барачак. 


 

Татарстан Республикасы  Алексеевск муниципаль районының агросәнәгать комплексы ветераны Михаил Николаевич Микушев  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тиздән “Заря” һәм “Таң” газеталарына ташламалы язылу ункөнлеге башлана.

Хөрмәтле алексеевскилылар, 4 октябрьдән 14 енә кадәр 2019 елның беренче яртыеллыгына “Заря” һәм “Таң” газеталарына язылу ункөнлеге башлана!

Алексеевскиның яшь аграрийлары “Ростов-2018” форумында булып кайттылар.  Бу хакта безгә Татарстан Республикасының  Алексеевск районындагы аграр яшьләр берләшмәсе хәрәкәте рәисе Алия Сигбатуллина сөйләде.

Безнең талантлы якташыбыз яше буенча кечкенә булса да, таланты буенча бөек. 


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск районында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп  Алексей Дмитриевич Васильев билгеләнде.
Алексей Васильевның икътисад өлкәсендә тәҗрибәсе зур. Моннан тыш, аның хезмәт эшчәнлеге Татарстан Республикасында күп кенә икътисадый проектларны гамәлгә ашыруга  багышланган иде.

Хөрмәтле алексеевскилылар, сезне Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертына чакырабыз.

2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе  инициативасы белән  Өлкәннәр көненә багышланган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International