ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Көнбатыш Кама аръягы буенча:

2018 елның 2 октябренә

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез.  

 Җил көньяк-көнбатыштан секундына  4-9, көндез  көчәйгәндә 12 метрга кадәр  тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+4º.    

Һаваның  максималь температурасы көндез +11+14º.

 

 


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

«Автоледи» конкурсы турында күпләребезнең ишеткәне бар. Ә сез, хөрмәтле укучылар, «Автобабай» ярышы турында беләсезме?

Күптән түгел генә район үзәгендә шундый чара булып узды.

Уку елы башында  балигь булмаганнар арасында җинаятьчелекне булдырмауга аерым игътибар бирелә. Алексеевск районының хокук саклау органнары вәкилләре мәктәп укучылары белән очраштылар.

Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә урнашкан Алексеевск бадминтонны үстерү үзәге үзендә “ТРның бадминтон өметләре”н – үзәк лиганы  кабул итте.

 

 

Узган ялларда, 22-23 сентябрьдә, районда да, республикабызның башка почмакларында да берничә спорт чарасы булып узды. Якташларыбыз спорт бәйгеләрендә актив катнаштылар.

5 октябрьдә иртәнге 10 да район мәдәният йортында түбәндәге мәсьәләләр буенча өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итү булачак:

2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе  инициативасы белән  Өлкәннәр көненә багышланган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү булачак


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 28 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына  15-20 метрга кадәр (Казанда 18 метрга кадәр) тизлектә көчле җил.

Сезне Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертына чакырабыз, ул 1 октябрьдә көндезге 20 дә район мәдәният йортында булачак.

Сезне үзләренең якты номерлары белән үзешчән сәнгать артистлары сөендерәчәк. Шулай ук концерт  кысаларында “алтын парлар” сәламләнәчәк. Килегез!

 

Капиталь ремонт

«Стройдорсервис+» оешмасы Алексеевск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе һәм балалар поликлиникасы биналарын капиталь ремонтлауны дәвам иттерә. Шул ук подрядчы район үзәгенең Есенин, Набережная һәм  Космонавтлар урамнарындагы торак өйләрне ремонтлауны төгәлләп килә. Шулай ук  Зур Полянкада “Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен ремонтлау да төгәлләнеп килә. “Җәмәгать киңлекләрен үстерү” программасы буенча эшләр өчтән бер өлешкә үтәлгән. Сүз озак көтелгән яр буйлары турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International