Тәртип сакчылары район үзәге мәктәпләрендә булдылар

2018 елның 28 сентябре, җомга

Уку елы башында  балигь булмаганнар арасында җинаятьчелекне булдырмауга аерым игътибар бирелә. Алексеевск районының хокук саклау органнары вәкилләре мәктәп укучылары белән очраштылар. Тәртип саклаучыларның өлкән сыйныф укучылары белән наркомания турында җитди сөйләшүе булды. Полицейскийлар балаларга әлеге бәла йогынтысына эләкмәс өчен акыллы киңәшләр бирделәр. Әңгәмә барышында оперативниклар балаларга наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануның аяныч нәтиҗәләргә китерүе, аларның кеше организмына начар йогынтысы, шулай ук наркотикларның үтергеч зыяны турында сөйләделәр. Чара азагында  хокукка каршы эшләр өчен җаваплылык, административ һәм җинаять җаваплылыгы төрләре турында кисәттеләр. Укучыларның ата-аналарына да эшлекле киңәшләр бирделәр.

Хезмәткәрләр  кече яшьтәге мәктәп балалары белән дә очраштылар. РФ Эчке эшләр министрлыгы Алексеевск районы буенча бүлегенең штаб начальнигы, подполковник Светлана Грошева үткәргән “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” уены балаларны битараф калдырмады. Нәни нигәбай, нигәбикәләр  аңа үзләренең сорауларын яудырдылар. Балалар шулай ук  тематик конкурсларда катнаштылар, төрле хәлләрне уйнап күрсәттеләр. Алар полицейскийлар белән бергә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International