Бадминтон буенча үзәк лига – Алексеевскида

2018 елның 28 сентябре, җомга

Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә урнашкан Алексеевск бадминтонны үстерү үзәге үзендә “ТРның бадминтон өметләре”н – үзәк лиганы  кабул итте.

– Бу уенга үз районнарының иң көчле уенчылары: Алексеевск, Аксубай, Балык Бистәсе, Әлки, Лаеш районнары килде. Бу юлы 2006 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар уйнады. Зачеттан тыш аерым категория булып 2011 елгы һәм аннан кечерәк балалар чыгыш ясады, – дип сөйли булып узган уеннар турында тренер-укытучы   Илья Черемных.  Шундый кечкенә  балаларның да аларга ярышларда катнашырга мөмкинлек бирүче  ныклы күнекмәләре булу  сөендерә. Бүген без кортта бөтенләй дә балаларныкы охшамаган уенны күзәттек. Сайлап алу турын узган малайларыбызга һәм кызларыбызга Казанда булачак финал уеннарында уңышлы чыгыш ясауларын телим.

Спортчыларыбыз арасында  призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Беренче һәм икенче урыннарны Ислам Ризванов белән Данил Фёдоров алды. Кызлар арасында 2 нче урынга Полина Никитина лаек булды.

Алексеевск бадминтончылары бадминтон буенча ТР чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар.

Авыл районнары буенча бадминтон чемпионаты Саба районында булып узды. Безнең җыелма командабыз, Саба һәм Актаныш районнарын уздырып, өченче урынны алды. Җыелма командабыз составына 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк  спортчылар керде. Болар – Петр Кузьмин, Юля Кузьмина, Надежда Кубышкина, Евгений Салюков, Тимур Вәлиуллин һәм Екатерина Леонтьева.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International