Алексеевскилыларның спорт яллары

2018 елның 28 сентябре, җомга

Узган ялларда, 22-23 сентябрьдә, районда да, республикабызның башка почмакларында да берничә спорт чарасы булып узды. Якташларыбыз спорт бәйгеләрендә актив катнаштылар.

Түбән Камада, “Чайка” балалар лагере территориясендә бөтен категориядәге халыклар арасында “Хезмәткә һәм оборонага  әзер бул!” җәйге  Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы фестивале булып узды. Фестивальдә республиканың 38 районы катнашты. Бу 9 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 400гә якын  кеше.

Ярышка бару барышы турында тренер-укытучы Евгений Тафинцев сөйләде:

       Алексеевск районының җыелма командасы “Физкультурачылар көне” һәм “Олимпия көне” җирле ярышлар йомгаклары буенча төзелде. Команда составына Сергей Гусаров (Биләр), Кирилл Федоров (Алексеевск), Илья Бойко (Биләр), Рифнур Хәйдәров (Юеш Көрнәле), Сергей Савинов (Алексеевск), Георгий Гайсин (Алексеевск), Ирина Фионина (Алексеевск); Анатолий Пандузов (Алексеевск); Рәфкат Сәхәбетдинов (Түбән Тигәнәле), Илдус Мөхәммәтов (Алексеевск) керде. Фестиваль ике көн булды. Катнашучылар спортның түбәндәге төрләре буенча ГТО нормативларын үтәделәр:

алга иелү, пневматик винтовкадан ату, урыннан озынлыкка сикерү, озын һәм кыска дистанциягә йөгерү.
Фестивальгә йомгаклар  соңрак ясалачак һәм бастырып чыгарылачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү декабрьдә булачак. Фестивальдә лаеклы чыгыш ясаулары өчен катнашучыларыбызга зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International