Капиталь ремонт
«Стройдорсервис+» оешмасы Алексеевск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе һәм балалар поликлиникасы биналарын капиталь ремонтлауны дәвам иттерә. Шул ук подрядчы район үзәгенең Есенин, Набережная һәм Космонавтлар урамнарындагы торак өйләрне ремонтлауны төгәлләп килә. Шулай ук Зур Полянкада “Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен ремонтлау да төгәлләнеп килә.
Төзекләндерү
“Җәмәгать киңлекләрен үстерү” программасы буенча эшләр өчтән бер өлешкә үтәлгән. Сүз озак көтелгән яр буйлары турында.
Тиган Булак авылында 50 урынлы авыл мәдәният йорты төзелеп бетте. Яңа бинага җылы бирәсе генә калды. Кирпеч-завод урамында чаңгы базасы төзү башланды. Хәзер анда фундамент монтажлана. Кыр Шунталысында модульле ФАП төзү яртылаш төгәлләнде.
Торак төзү
«Керамика Маркет» социаль ипотека программасы буенча торак төзү белән шөгыльләнә. Төзелеш объектлары: Салих Баттал урамында 12 фатирлы өй, Кыркүлнең Садовая урамында берәр фатирлы ун торак өй, Просторная урамында 18 фатирлы өй файдалануга тапшырылды.
Газлаштыру һәм су белән тәэмин итү программалары
Районда (Алексеевск ш.т.б.да, Лебяжье һәм Левашево авылларында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Сахаровка, Чуаш Майнасы авылларында социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында газ казаннары алмаштырыла. Алексеевск районының авыл җирлекләрендә яктырткычлар яңадан торгызылачак.
Юл төзелеше
«Алексеевскдорстрой» район торак пунктларында һәм район үзәгендә юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Эшләр Алексеевск ш.т.б.да, Урта Тигәнәле һәм Лебяжье авылларында алып барылды. Алексеевск районының җирле әһәмиятле гомуми файдалану юлларында юл эшләре программасын гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә. Чистай, Гоголь, Просторная урамнарында җәяүле сукмаклары салынды, Тимирязев урамында – асфальт, Толстой урамында вак таш түшәлде. Капиталь ремонт үткәрелгән күп фатирлы өйләр яннарындагы территорияләрне асфальтлауны төгәлләргә кирәк.