“Автобабаебыз” Казанга барачак

2018 елның 28 сентябре, җомга

«Автоледи» конкурсы турында күпләребезнең ишеткәне бар. Ә сез, хөрмәтле укучылар, «Автобабай» ярышы турында беләсезме?

Күптән түгел генә район үзәгендә шундый чара булып узды.

 Алексеевск районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабы үткәрделәр. Бу бәйге Өлкәннәр көненә туры китерелде. Гәрчә анда катнашучыларны алай дип әйтергә тел әйләнмәсә дә: алар бернинди яшь “шумахер”га да биргесез иде әле. Оештыручыларны әлеге конкурста катнашучыларның байтак булуы бик сөендерде. ДОСААФның   компьютер сыйныфына ир-атлар конкурсның беренче этабын узу өчен бик әйбәт кәеф белән килделәр. Алар анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен искиткеч әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Тәҗрибә тәҗрибә инде, берни әйтер хәлең юк. Теоретик сынаулардан соң автомобильдә фигуралы йөрү булды. Йомгаклар буенча Лохин Александр Иванович иң яхшы йөрүче булып чыкты.

Конкурс тәмамланганнан соң җиңүчегә беренче урын өчен бүләк тапшырылды, ә калган катнашучыларның барысы да кызыксындыру призлары алдылар. Хәзер исә Александр Ивановичка конкурсның республика этабында район намусын якларга кирәк булачак. Аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International