2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән Өлкәннәр көненә багышланган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү булачак. Иртәнге 8 дән 10 нчы яртыга кадәр партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Пенсия фонды белгече кабул итәчәк.
10 нчы яртыдан 11 гә кадәр кабул итүне суд приставы алып барачак.
11 дән 1нче яртыга кадәр алексеевскилылар сорауларын нотариуска бирә алачаклар.
1 нче яртыдан 2 гә кадәр сорауларга “ТРның техник инвентаризация бюросы” АҖ җитәкчесе җавап бирәчәк.
2 дән 4 нче яртыга кадәр гражданнарны район адвокаты кабул итәчәк.
8(84341) 2-40-94 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.