“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында”гы 12 июнь, 2002 ел, 67-ФЗ санлы Федераль законның 15 нче маддәсе, Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның төп принциплары турында”гы октябрь, 2003 ел, 31-ФЗ санлы Федераль законның 22, 56 нчы маддәләре, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы 9 август, 2003 ел, 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы законының 15 нче маддәсе, “Җирле референдум турында”гы 24 март, 2004 ел, 23-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 18 нче маддәсе, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы авыл җирлекләре Уставларының 11 нче маддәсе нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге, Биләр, Зур Полянка, Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары 2018 елның18 ноябрендә алда санап кителгән җирлекләрдә яшәүче гражданнарга үзара салып кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү турында карар кабул иттеләр. Кабул ителгән карарлар белән интернет челтәренең Алексеевск муниципаль районы сайтында (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы) танышырга мөмкин.