Бер елда Россия почтасы мобиль почта-касса терминалы (МПКТ) санын 10 меңнән 24 меңгә кадәр арттырды. МПКТ санын арттыру нәтиҗәсендә бер айга алар ярдәмендә кабул ителә торган түләүләр саны 2 тапкырдан күбрәккә артты. Хәзерге вакытта ай саен МПКТны файдаланып, халыктан 4 млн.га якын түләүләр кабул ителә.
– Россия почтасы 2014 елның декабреннән мобиль почта-касса терминалы кертү проектын гамәлгә ашыра. Бер елда без 14000 почтальонны МПКТлар белән тәэмин иттек. Хәзер клиентлар өйдә торып шактый финанс хезмәтләре алачаклар. Терминаллардан файдалану шулай ук почтальоннарның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә дә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Россия почтасының генераль директоры Николай Подгузов. – Мобиль фиксаль теркәгечләр һәм мобиль почта-касса терминаллары – смартфоннар клиентлардан өйләренә барып торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә хезмәтләре өчен түләүләр кабул итәргә, аларны иминиятләштерергә, кредитлар түләргә һәм башка хезмәтләр башкарырга мөмкинлек бирә. МПКТлар аша түләүләр кабул итү сервисы пенсионерлар, инвалидлар, шулай ук еракта урнашкан торак пункт кешеләре өчен аеруча уңайлы.
Бүген “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе үзәге – “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалында бөтен Татарстан Республикасы буенча 700 почтальон МПКТ белән тәэмин ителде. Бу елның ике кварталында мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә барлыгы 310 млн. сумлык 350 меңгә якын квитанциягә акча түләнде.
Мәгълүмати белешмә:
Россия почтасы –федераль почта операторы – РФ предприятиеләре исемлегенә керә. Үз эченә бөтен ил буйлап 42 мең бүлекчәне ала һәм иң зур хезмәт коллективларының берсен – 350 меңгә якын почта хезмәткәрен берләштерә.
Россия почтасы ел саен 2,5 млрд.ка якын хатлар һәм исәп-хисапларны (аларның 1 миллиарды – дәүләт органнарыннан) кабул итә. Россия почтасы Россиядә 20 млн.га якын мөштәригә хезмәт күрсәтә һәм 365 млн.нан артык посылканы эшкәртә, ел саен 1 млрд. данә вакытлы матбугат китерелә. Россия почтасы аша уза торган транзакцияләрнең (пенсияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр) еллык күләме 3,2 триллион сумга якын тәшкил итә. Россия почтасының 2017 елда сатудан кергән акчасы 8,1%ка (13,3 млрд.сум) артты һәм 178,1 млрд. сум (2016 елда 164,8 млрд. сум иде) тәшкил итте.
“Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең матбугат хезмәте