Якташыбыз юбилее

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Тюкарев хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск  районының Лебедино авылы кешесе Васильева Тамара Кузминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырды.
Тамара Кузьминична Алексеевск районының Солонцы авылында 1928 елда туа. 1941 елда әтисе белән ике ир туганын сугышка алалар, ул гаиләдә өлкән кеше булып кала. 1942 елда әтисенең хәбәрсез югалуы турында “кара хат”  килә. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы  эшләрендә басуларда эшли.  Үгез җиңеп, Мурзихага ашлык ташый. Кыш көне Лаешка иске пристаньга җәяү йөри, анда урман кисә, утын әзерли. Сугыш еллары менә шулай, тылда эшләп уза. 1949 елда кияүгә чыга. Гидроэлектростанциянең  каскадын төзи башлагач, Солонцы авылы Кама елгасының су баскан зонасында кала. 1953 елда халыкны Лебединога  күчерү башлана. Лебединога күчкәннән соң дуңгыз фермасында пенсиягә чыкканчы дуңгыз караучы булып эшли. Дүрт баласы, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Тамара Кузьминична кызы белән Лебедино авылында яши.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International