Алексеевск районына мәртәбәле кунаклар килде

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Алексеевск районында академик Александр Арбузовның туганнары: хатыны Стелла Леонидовна һәм Канаданың  Торонто шәһәрендә яшәүче ике туган энесе   Михаил Юрьевич Торопов белән академик, биохимия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы биохимия институты директоры   Александр Николаевич Гречкин   булып китте. Кунаклар бик рәхәтләнеп музей экспозициясе белән таныштылар.

 Альбомнардагы фотоларны карадылар. Теге яки бу рәсемнең кайда ясалганын уйлап баш ваттылар. Академик Арбузовның туганнары музейга якташ-химикларыбыз турында үз архивларыннан сирәк очрый торган китапларны бүләк иттеләр. Алар шулай ук А.М. Бутлеров һәм  А.Н. Гречкинның әтисе Н.Гречкин (Бутлеровкада  бөек Бутлеров төрбәсе янәшәсендә ята) каберләренә бардылар. Арбузов Баран авылында булдылар, А.Е.Арбузовның әтисе – Е.В. Арбузов истәлегенә баш иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International