Татарстанның баш дәүләт инспекторы: “Җәяүлеләр машина йөртүчеләрнең аларга юл бирәчәкләренә ышанырга тиешләр”

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсендә Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгының  баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов катнашында җәяүлеләр белән юл-транспорт травматизмын булдырмау буенча матбугат конференциясе булып узды.

 Республиканың баш  дәүләт инспекторы 2018 елның 8 аенда Татарстанда җәяүле кичүләрендә авария күрсәткечләренең артуы билгеләп үтелү турында сөйләде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 363 юл-транспорт фаҗигасе (+5,5%) теркәлде, 10 (+1) кеше һәлак булды, 369 кеше (+27) яраланды, дип басым ясап әйтте ул. Ленар Габдрахманов сентябрь башыннан Татарстан  юлларында 20 җәяүленең якты дөнья белән  хушлашуын әйтеп үтте. Җәяүлеләрнең  юл буйлап транспорт агымы уңаена барулары һәм тиешсез урыннан юлны аркылы чыгулары кеше таптатуның төп сәбәпләре булып торалар. Ләкин Габдраханов сүзләренчә, җәяүле кичүе булу да һәртөрле бәлаләрдән коткара алмый. Юлны “зебра” буенча чыкканда үзеңнең куркынычсызлыгыңа ышанганда һәм хәрәкәтне бөтен машиналар да юл биргән чакта гына  дәвам иттерергә кирәк, – диде ул.  

 

Татарстанның баш автоинспекторы сентябрьдә җәяүлеләр белән юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге төнлә булуын да өстәде. Барлык очракларда да таптату корбаннарының ут яктырту элементлары булмый, гәрчә  торак пунктлардан читтә караңгыда  аларны файдалану турындагы таләпләр юл хәрәкәте кагыйдәләрендә беркетелсә дә. Без  кайда булуыгызга – торак пункттамы яки аннан читтәме – карамастан, ут кайтару элементлары йөртергә киңәш итәбез. Алардан файдалану таптатуны 65 процентка  киметә, – дип билгеләп үтте Габдрахманов.

Матбугат конференциясендә шулай ук 24 сентябрьдән 28 енә кадәр Татарстанда  “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” Бөтенроссия акциясе узачак, аның кысаларында җәмәгать һәм волонтерлар оешмаларын, яшь хәрәкәт активистларын, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, җәяүлеләрне таптатуны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре  җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә, шулай ук җәяүлеләрнең үзләренең юл-транспорт фаҗигаләрен бозуларына аерым игътибар бирәчәкләр.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International