Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: район газетасының 2017 ел, 6 октябрендә басылып чыккан оферта килешүләре (килешү төзү ысулы) нигезендә “Клиент”ның беренче түләүне түләве әлеге офертаның тулы һәм бер каршылыксыз акцепты булып тора, ул әлеге тәкъдим итү бүлегендә билгеләнгән тәртиптә хезмәтләрне “Башкаручы” тарафыннан “Башкаручы”ның “Клиент” адресына җибәрелгән квитанцияләре нигезендә тәкъдим ителә. Шул рәвешчә, “Экосервис” ЧҖҖдан каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәтләре өчен беренче квитанцияне түләп, граждан әлеге оешма белән килешү төзүгә ризалык бирә.
Әлеге килешүнең 3.2.1 пункты нигезендә гражданнар башкаручы вакытында тәкъдим итә торган хезмәтләр өчен әлеге килешү шартлары нигезендә хисап чорыннан соң килгән киләсе айның 20 нче числосына кадәр түләргә тиеш. Килешүнең 4.1.5. пункты нигезендә гражданнар каты көнкүреш калдыкларын алып китү буенча хезмәтләргә вакытында түләмәгән очракта башкаручы гамәлдәге законнар нигезендә штраф түләтергә хаклы.
РФның гамәлдәге законнары, муниципаль район территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә гражданнарның милек хокукындагы йортлары территорияләрендә төзекләндерү, аларны чиста тоту һәм санитария тәртибен үтәү өчен торак өй хуҗалары җаваплы булып торалар.
РФ Торак кодексының 30 нчы маддәсе нигезендә торак өй яки торак өйнең бер өлеше хуҗасы каты коммуналь калдыклар белән мөрәҗәгать итү буенча төбәк операторы белән килешү төзү нигезендә каты көнкүреш калдыклары белән мөрәҗәгать итүне тәэмин итәргә тиеш. Әлеге Кодекста каты коммуналь калдыклар белән мөрәҗәгать итү каты коммуналь калдыкларны җыю, ташу зарарсызландыру, күмү дигәнне аңлата.
Гражданнар каты коммуналь калдыкларны алып китү хезмәтләренә акча түләмәгән очракта бурыч суд тәртибендә түләттереләчәк, ә суд чыгымнары җавап бирүчегә йөкләнә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: өегез территориясендә калдыкларны утильләштерү ( күмү, яндыру,саклау) тыела, чөнки бу һаваны пычрата.
Әлеге таләпләрне бозучы кешеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4, 8.21, 8.2 маддәләре нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.