Изге Алексий мәхәлләсенең Дмитрий Тростянский исемендәге якшәмбе мәктәбендә уку елы башлануга багышланган линейка булды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Һәр елны сентябрьдә  мәктәптә тәрбияләнүчеләр укуларын тантаналы линейкадан башлыйлар. Һәр юлы сәнгать җитәкчесе Елена Метелькова төрле тематик чаралар әзерли. Быел малайлар һәм кызлар белем иленә корабка утырып киттеләр. Матросларның өч төркеме  тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә   белем диңгезендә йөзәчәк. Корабка аның капитаты протоиерей Илья Маташов идарә итте, ул быел яңадан мәктәп директоры булды. Балаларга исә, сценарийда әйтелгәнчә,  мәктәп флотилиясе адмиралы Алексеевск благочинные Павел Чурашов хәер-фатиха сүзләре әйтте:
- Бүген тормышның яңа сәхифәсе ачыла. Безнең кораб белем океаны буйлап  йөзә. Изге атакайлар безнең тормышны  дулкыннарга күмелгән тормыш диңгезе белән чагыштыралар. Көчең һәм ышанычлы ярдәмчең булмаса, диңгездә батып үләргә мөмкин. Бу мәктәптә укып, сез белем генә алып калмыйсыз, ә бәлки Аллаһы Тәгаләгә,  үзегезнең йөрәгегезне ачып, лаеклы кешеләр булачаксыз. Минем моңа иманым камил. Сез бу йөзүгә ышанычлы остазлар, укытучылар һәм, иң мөһиме - Чиркәү белән китәсез. Анда сез  безгә Аллаһ биргән дини кануннар һәм без якшәмбе мәктәбендә беләчәк кагыйдәләр  һәм күрсәтмәләр белән яшәячәксез.

Балаларны  утызынчы елларда атып үтерелгән священник Дмитрий Тростянскиның туганнары да сәламләде. Мәхәлләнең якшәмбе мәктәбе аның хөрмәтенә аталды. Уку башлану белән бала-чаганы шулай ук  шәфкать туташы Надежда Чехонина да котлады, ул мәктәпкә хәйрия акциясе кысаларында  җыелган канцелярия товарлары, китаплар һәм дәфтәрләр тапшырды.

 Беренче уку көне  Новосспаск авылы янындагы күлдән балык тоту белән тәмамланды. Биредә балалар балык тоттылар, саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар. Шул рәвешчә,  алар яңа уку елы алдыннан уңай хис-тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International