20 августтан 9 сентябрьгә кадәр булып узган “Игътибар: балалар!”профилактик акциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары нәни алексеевскилыларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Бу акциядә яшь хәрәкәт инспекторлары актив катнашты. Алар отряд җитәкчеләре белән бергә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары янында чыгыш ясадылар. Алар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, ут яктырткыч элементларны йөртүнең мөһимлеге, юл билгеләре һәм светофор турында сөйләделәр.
Яшь хәрәкәт инспекторлары нәни җәяүлеләр белән төрле танып-белү уеннары һәм викториналар, мәсәлән, “Билгеләр аукционы”, “Светофор Светофорович янында кунакта” һ.б.ларны үткәрделәр. Агитбригадалар чыгышы, балалар белән дәресләр тәмамлаганнан соң яшь хәрәкәт инспекторлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм беренче сыйныф укучыларына ут яктырткыч элементлар – беләзекләр һәм смайликлар бүләк иттеләр.
Педсоветларда укучыларны ташу яки озатуны оештыру турындагы мәсьәлә күтәрелде. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән юллардагы балаларга игътибарны арттыру һәм мәҗбүри төстә куркынычсызлык каешларын куллану турында инструктаж үткәрелде. Ә укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр белән урамнарда һәм юлларда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча әңгәмәләр уздырылды. Автобуска утыру һәм анда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре балаларның исләренә төшерелде. Мәктәпләрдә укучыларга һәм аларның ата-аналарына җәяүле һәм велосипедчы белешмәлекләре таратылды.
Төрле чаралардан тыш, мәктәпләрдә “Моны һәркем белергә тиеш” дигән темага стендлар бизәлде, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мәгълүмати сыйныф почмаклары яңартылды.
Шушы мөһим профилактик эшкә укучыларның ата-аналары һәм ЮХИДИның җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре Рөстәм Хөсәенов, Татьяна Плотникова, Илшат Хәсәнов җәлеп ителде. Аларны ата-аналар җыелышларына чакырдылар, анда алар тагын бер кат җәяүле балаларның төнлә белән ут яктырткыч элементлардан файдалануларына ата-аналарның контроле кирәклеген аларның исләренә төшерделәр. Шулай ук ата-аналарга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өчен җаваплылык чарасын җентекләп аңлаттылар.