24 сентябрьдән 26 сына кадәр “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждеиниесендә маммография эшләячәк. Ә Биләр табиблык амбулаториясендә тикшерү 27 сентябрьдән 29 ына кадәр иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр (төшке ял белән) узачак. Алексеевск үзәк район хастаханәсендә кабул итү сәгатьләре (төшке ял белән):
- 24 сентябрьдә – 9 дан 5 кә кадәр;
- 25 сентябрьдә – 8 дән 4 кә кадәр;
- 26 сентябрьдә – 8 дән 4 кә кадәр.
18 яше тулган барлык хатын-кызлар бушлай кабул ителә. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк.