ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Измер авылы янында, «Согласие и Примирение» һәйкәле янында гражданнар сугышы корбаннары мәетләре яткан туганнар каберлеге урнашкан Алтай елгасы ярында шимбә көнне җирләү тантанасы булды.

Узган шимбәдә Прасковья Дмитриевна Савченкова үз гаиләсе белән бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте.

4 октябрьдән 7 сенә кадәр Омск шәһәрендә  бадминтон буенча Бөтенроссия турниры – YONEX гран-при сериясе этабы булып узды, ул Себердән иң яхшы уенчыларны җыйды.

16 октябрьдә  Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.

Озакламый Алексеевск районында, бөтен Татарстандагы кебек үк, үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар башланачак. Безнең республика  – инфраструктураны үстерү һәм авылны төзекләндерүнең бу механизмында лидер.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсендә хезмәткәрләрне “Росреестрга – 100 ел” билгесе белән бүләкләү тантанасы булды.

 Хезмәткәрләрне  Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров бүләкләде.

 “Росреестрга – 100 ел” күкрәккә тага торган билгесе белән Татарстан Росреестрының ведомствоны аякка бастыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә шактый өлеш керткән 17 хезмәткәренең һөнәри эшчәнлеге билгеләп үтелде.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юл-транспорт вакыйгаларын рәсмиләштерү процессын дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакырмыйча гына оптимальләштерү максатында “иминиятләүче-иминиятләнүче” хокук мөнәсәбәтләре кысаларында Казанда  юл-транспорт фаҗигаләрен  рәсмиләштерү Үзәкләре ачылды. Үзәкләр  Җиңү проспекты, 194 тә һәм Себер тракты, 48 дә урнашкан.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Узган атнада Татарстан башкаласында  “Автобабай” республика конкурсы булып узды.

Олы яшьтәге һәвәскәр автомобильчеләр тагын бер кат  иң яхшыларның яхшыларын билгеләү өчен Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясенә җыелдылар. Нәкъ менә биредә  Халыкара Өлкәннәр көненә  багышланган республика машина йөртү осталыгы конкурсының V финалы узды.

 Үз осталыкларын күрсәтергә республикабызның төрле районнарыннан 42 катнашучы килде. Безнең районны “автобабай” Лохин Александр Иванович  тәкъдим итте, аны андый ир-ат дип атарга да уңайсыз, ул әле теләсә кайсы яшь “шумахер”га да махы бирә торган кеше түгел.

  Алексеевск районында башкарма комитет җитәкчесе сайланды  

Бүген өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Наил Камил улы  Кадыйров сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International