Бер гасыр кайгырту һәм ярату тоеп

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Узган шимбәдә Прасковья Дмитриевна Савченкова бер гасырлык юбилеен үз гаиләсе белән бәйрәм итте.

 Прасковья Дмитриевна Сабакайка авылында туа. 1935 елда авылдашы Савченков Петр  Васильевичка кияүгә чыга. 1936 елда ирен армиягә алалар, аннары ул фронтка китә. 1942 елда фронттан аның Смоленск өлкәсендә һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Сугыш вакытында Прасковья Дмитриевна  “Пятилетка” колхозында төрле эшләрдә эшли. Аның нәфис җилкәсенә авыр ир-атлар эше ята: урман кисә,  утын яра, печән чаба, кырдан ашлык ташый.

 Авырлыкларга да карамастан, Прасковья Дмитриевна ике ул – Анатолий белән Александрны үстерә. Сугыштан соңгы елларда “Красный восток” совхозында эшли. Лаеклы ялга киткәнче чәчү һәм урып-җыю эшләрендә күчмә повар булып хезмәт куя.
 Хәзер Прасковья Дмитриевна якыннарының яратуын һәм ихтирамын тоеп яши. Аның өч оныгы, биш оныкчыгы һәм дүрт  оныкларының оныгы бар. Прасковья Дмитриевна тыйнак, тәртипле, яхшы күңелле әби, ул авылдашлары арасында ихтирам казанды.
 
 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International