“Россия лидерлары” конкурсына теркәү башланганнан соң беренче тәүлекләрдә 24308 кеше гариза бирде

2018 елның 12 октябре, җомга

Конкурска теркәү  – 24 октябрьгә кадәр.

 “Россия лидерлары” конкурсына теркәү башланганнан соң беренче тәүлекләрдә 24308 кеше гариза бирде.    

– Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, – ди проект җитәкчесе.

 Узган елда конкурска 200 меңгә якын гариза килгән. Оештыручылар быел аларның саны тагын да күбрәк булачагына өметләнә, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.

«Тагын бер тапкыр искәртәсем килә, быел без «Россия лидерлары» бәйгесендә катнашу буенча кешеләргә өстәмә мөмкинлекләр бирдек: хәзер рус телен яхшы белүче чит ил гражданнары да, шулай ук 55 яшькә кадәрге идарәчеләр дә гариза тапшыра ала. Өстәвенә, 35 яше тулмаган конкурсантларның ике ел җитәкче булып эшләве дә җитә», - дип искәртте «Россия лидерлары» проекты җитәкчесе, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автономияле оешма генераль директоры, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Алексей Комиссаров.

Бәйгегә 24 октябрьгә кадәр теркәлергә, гаризаны https://лидерыроссии.рф/ сайтында бирергә мөмкин.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/12/629761/

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International