Алексеевск районында башкарма комитет җитәкчесе сайланды

2018 елның 12 октябре, җомга

  Алексеевск районында башкарма комитет җитәкчесе сайланды  

Бүген өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Наил Камил улы  Кадыйров сайланды.

 Наил Кадыйровның муниципаль хезмәттә эш тәҗрибәсе гаять зур. Аның элеккеге эш урыны –  “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының финанс-бюджет палатасы” муниципаль казна учреждениесе рәисе.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International