Үзара салым - эштә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Озакламый Алексеевск районында, бөтен Татарстандагы кебек үк, үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар башланачак. Безнең республика  – инфраструктураны үстерү һәм авылны төзекләндерүнең бу механизмында лидер.

Үзара салымның төп принцибы шул, халык җыйган бер сум акчага республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. Теге яки бу җирлек җыйган бөтен акча аны төзекләндерүгә китәчәк.

Программаның нәтиҗәлелеге эштә күренде. Шуңа күрә референдумда катнашучылар ел саен күбәйгәннән-күбәя бара. Хәтта баштарак  ышанмыйчарак караучылар да сайлау участокларына килеп, үз тавышларын үзара салымны яклап бирәләр.

 Шундый лидерларның һәм мисалларның берсе – Леебедино авыл җирлеге, анда узган еллар тәҗрибәсе буенча референдумда халыкның абсолют күпчелеге катнаша. Бу хакта җирлек башлыгы Юрий Тюкарёв сөйләде.

 

–             Үзара салымны, авыл ихтыяҗларына акчаны өстәмә җыю мөмкинлеге, дип аңлау мөһим. Бәхеткә,  авыл кешеләренең күбесе моны  аңлый. Ышанып кертелгән бөтен акча  эштә йөзе белән кире кайтуы белән ныгый. Һәр авыл җирлеге үзенең үзара салым акчасы елъязмасын алып бара. Мәсәлән, без, лебединолылар да,  күбәйтелгән акчаны авыл өчен тотабыз. Үзара салым программасы җирлек территориясен ашкынулы төстә үстерергә этәргеч бирә. Шунысы мөһим, торак пунктта җыелган бөтен акча әлеге  торак пунктны төзекләндерүгә һәм үстерүгә китә. Шул рәвешчә, теләсә кайсы кеше килеп, күпме акча җыелганын һәм нинди максатларга сарыф ителгәнлеген карый ала. Безгә кешеләрне үзара салымда катнашырга мәҗбүр итмәү, ә конкрет мисалда һәм эшләрдә аларның җыйган акчалары аларның ук территорияләрен төзекләндерүгә китүен күрсәтү мөһим. Өстәвенә алар  үз акчалары белән генә түгел, ә бәлки үз хезмәтләре белән дә катнашалар.  Программада биш ел катнашу дәверендә, софинанслауны исәпкә алып, үз территориябезне үстерүгә 5 млн. сумга якын  акча алдык.  Кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып, гаять зур эш күләме башкарылды.

 

2014 ел

 Берёзовая Грива авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә  өстәмә грантит  плитә ясап куелды, чишмә төзекләндерелде. Калган акча каты көнкүреш калдыклары полигонын  карап тотуга һәм юлларны чистартуга китте. Новоспасск авылында  янгын колонкасы белән янгынга каршы гидрант куелды, кое казылды, суэтем башнясы алмаштырылды.

 Лебедино авылында  чишмә тәртипкә китерелде, аның территориясе киртәләп алынды, күпер ясалды һәм Нагорная урамына суүткәргеч үткәрелде.

2015 ел

Березовая Грива,  Новоспасск һәм Лебедино авыллары кешеләре, үзебезгә асылмалы  МТЗ-82.1 тракторы кирәк, дип бертавыштан карар иттеләр. Менә без аны сатып алдык. Хәзер бер мәшәкатьсез һәм фермерлардан, инвесторлардан ярдәм  сорамый кышын юлларны  кардан үзебез чистартабыз,  каты көнкүреш калдыклары полигонының кырыйларын өеп чыгабыз, юлларны тигезлибез, авылыбызда  каракураны һәм коры үләннәрне чабып торабыз һ.б.лар.

2016 ел

Берёзовая Гривада үзара салым акчасы зират коймаларын ремонтлауга һәм буяуга, шулай ук гыйбадәт кылу беседкасы куюга тотылды. Новоспасскида Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл куелды, авыл кешеләре көче белән бик матур  балалар  мәйданчыгы сатып алынды һәм куелды, чиркәү коймасы тәртипкә китерелде. Калган акча каты көнкүреш калдыклары полигонын карап тотуга һәм юлларны чистартуга китте. Лебединода акча  янгын машинасын һәм тракторны (ягулык-майлау материаллары, техник карау, иминиятләштерү, документларны рәсмиләштерү) карап тотуга китте. Моннан тыш, ДПО бинасына ремонт ясалды, трактор өчен гараж төзелде, бу юлы да авыл кешеләре көче белән.  Инструментлар һәм электр җиһазы, шул исәптән электр генераторы сатып алынды. Зират территориясе планлаштырылды. УАЗ автомашинасына  двигатель һәм тапшыргыч колонка сатып алынды, ул авылда социаль машина һәм ашыгыч ярдәм машинасы кебек эшли. Шуның өстенә үзара салым акчасына кое борауланды, аны төзекләндерүгә материаллар сатып алынды. Калган акчага зират территориясен киңәйтү өчен материаллар сатып алынды. Әле тагын  трактор өчен бульдозер отвалы (пластларны әйләндереп салу җайланмасы) сатып алынды.

 

2017 ел

 

 Берёзовая Гривада, балаларны шатландырып, балалар мәйданчыгы сатып алынды һәм куелды.  Новоспасскида өстәмә бишенче үткәргеч  үткәрелде һәм урам фонарьлары куелды, балалар мәйданчыгын һәм һәйкәлне киртәләп алу өчен материал сатып алынды. Лебедино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәле ремонтланды, шулай ук өстәмә бишенче үткәргеч  үткәрелде һәм урам фонарьлары куелды. Чишмәдә җылы кабина ясалды, ул Хач кылу бәйрәмендә бик тә ярап куйды. Авыл кешеләре көче белән зират территориясе киңәйтелде һәм төзекләндерде.

2018 ел

Берёзовая  Гривада 2018 елда үзара салым акчасына балаларның уен мәйданчыгы төзекләндерелде,  авыл уртасында гидрант куелды. Новосспаскида җыелган акча балалар уен мәйданчыгы өчен өстәмә җиһаз сатып алуга, җирлек юлларын карап  тотуга,  асылма җиһаз ( КУН-08 төягече) сатып алуга, урам яктыртуга сарыф ителде. Калган акча каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерүгә китте. Лебединода спорт, уен, балалар мәйданчыгы сатып алдык һәм куйдык. Трактор өчен асылма  җиһаз (роторлы чапкыч) сатып алдык. Калган акча урамнарны яктыртуга тотылды – өстәмә бишенче үткәргеч үткәрелде һәм  урам фонарьлары куелды, техниканы (тракторлар һәм янгын сүндерү автомашиналары) карап тоттык.

Киләчәккә планнарда техниканы карап тотудан һәм урамнары яктыртудан тыш, бөтен көчне авыл җирлекләре юлларын ремонтлауга юнәлтәчәкбез.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International