Татарстан Росреестрында хезмәткәрләр “Росреестрга – 100 ел” билгесе белән бүләкләнде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росрестр идарәсендә хезмәткәрләрне “Росреестрга – 100 ел” билгесе белән бүләкләү тантанасы булды.


 Хезмәткәрләрне  Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров бүләкләде.

 “Росреестрга – 100 ел” күкрәккә тага торган билгесе белән Татарстан Росреестрының ведомствоны аякка бастыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә шактый өлеш керткән 17 хезмәткәренең һөнәри эшчәнлеге билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез: 2018 ел Росреестр өчен юбилей елы булып тора: берьюлы ике истәлекле дата –  дәүләт күчемсез милеккә хокукларны теркәү системасы төзелүгә – 20 һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтен (Росреестр) булдыруның 10 еллыгы билгеләп үтелә.

 РФ Президентының “Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте турында”гы 1847 нче санлы Указына 2008 елның 25 декабрендә кул куелды.

   Хәзерге вакытта Росреестр гаять зур күләмле төрледән-төрле вәкаләтләргә ия. Аларның берсе – дәүләт кадастр исәбе, күчемсез милеккә хокукларны һәм алар белән килешүләрне дәүләт теркәве.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International