Алексеевск автомобильчесе Казанны буйсындырды

2018 елның 12 октябре, җомга

Узган атнада Татарстан башкаласында  “Автобабай” республика конкурсы булып узды.

Олы яшьтәге һәвәскәр автомобильчеләр тагын бер кат  иң яхшыларның яхшыларын билгеләү өчен Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясенә җыелдылар. Нәкъ менә биредә  Халыкара Өлкәннәр көненә  багышланган машина йөртү осталыгы республика конкурсының V финалы узды.

 Үз осталыкларын күрсәтергә республикабызның төрле районнарыннан 42 катнашучы килде. Безнең районны “автобабай” Лохин Александр Иванович тәкъдим итте, аны андый ир-ат дип атарга да уңайсыз, ул әле теләсә кайсы яшь “шумахер”га да махы бирә торганнардан түгел. 

Конкурсның беренче теоретик этабында Александр Иванович әйбәт кенә нәтиҗә күрсәтеп, катнашучылар рейтингында җиденче юлны алды. Теоретик белемне тикшерү билетлар буенча үткәрелде, аларның һәркайсында 20 шәр сорау булып, контроль вакыт 20 минут бирелгән иде.

 Икенче этап – “Классик тиз маневр ясау”. Контроль вакыт эчендә катнашучылар сынау күнегүләре буенча автомобильдә эзлекле төстә маневрлар ясадылар. Чара азагында конкурс тантаналы төстә ябылды, нәтиҗәләр игълан ителде. Александр Иванович конкурс йомгаклары буенча 45 тән 16 нчы урынны алды. Җиңүчеләр премияләр, кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә катнашучыларның барысы да әйбәт кәеф күтәренкелеге алдылар һәм киләсе елда иң яхшы булырга, дигән өметтә калдылар.

 

 Казаннан Алексеевск бистәсенә кайткач, Александр Лохин Алексеевск  районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенә чакырылды. Алексеевск районының Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Илфат Җаббаров якташыбыз Александр Ивановичны котлап, аңа конкурста катнашучы дипломы бирде, нык сәламәтлек, уңышлар һәм юлларда исән-имин йөрүен теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International