4 октябрьдән 7 сенә кадәр Омск шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия турниры – YONEX гран-при сериясе этабы булып узды, ул Себердән иң яхшы уенчыларны җыйды.
Татарстан җыелма командасы спортчыларына иң күп санда рейтинг очколары җыю бурычы куелды, бу Россиянең алда торган беренчелегенә әзерләнүдә бик мөһим. Бу бурыч үтәлде, чөнки призлы урыннар саны безнең җыелма команданың спортчылары саныннан артып китте, атап әйткәндә, 17 алтын, 14 көмеш, 17 бронза медаль. Казан, Алексеевск, Саба, Балык Бистәсе, Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама һәм Лаеш районнары спортчылары турнир призерлары булдылар.
– Татарстанда көчле балалар үсүе бик сөендерә. Малайлар да, кызлар да күбрәк өмет бирәләр һәм Россия бадминтоны лидерлары белән уңышлы көндәшлек итәләр. Үзләре дә шундыйларга әйләнеп баралар. 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар үзләрен бик үк ышанычлы тотмыйлар, ләкин соңгы елда аларның алга китеше ышаныч тудыра. Акчаны тиешенчә керткәндә, бу яшьтәге балалар Россия һәм киләчәктә Европа дәрәҗәсендә көндәшлеккә сәләтле булачаклар, – дип сөйли тренер-укытучы Илья Черемных.
Хәзерге вакытта Татарстанда спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен уенчылар әзерләү системасы җайга салынган, бөтен яшь буенча күчүчәнлек булдырылган, өлкән яшьтәгеләрнең уңышларына карап, өлкәннәргә көндәшлек булдырып, нәтиҗәләргә ирешү җиңелрәк. Әгәр тренерлар һәм спорт функционерлары уртак эш өчен уңышлы эшләсәләр, биш елдан Татарстан, Мәскәүне узып китеп, Россиядә бадминтон буенча лидер булачак һәм Европа, ә бәлки Дөнья дәрәҗәсендәге уеннарны үзе генә әзерләячәк, дип кыю гарантияли алабыз.