ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлекчәсе партиянең XVIII съезды алдыннан “Яңарыш-2018” партия дискуссияләре сериясен дәвам иттерә. 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре, бистәбез оешмалары, Туган як музее, Сугышчан дан музее, район мәдәният йорты, Алексеевск шагыйрьләре, аграр колледж, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре белән хезмәттәшлек итеп, эшне төрле юнәлештә алып баралар. Бу юлы район  үзәге беренче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән “әдәби йөрү” (“прогулка”) оештырылды. “Прогулка”  темасын очраклы гына билгеләмәдек: бу елның декабрендә  тел һәм әдәбият белеме, философия өлкәсендә әһәмиятле дата –  рус язучысы, публицист, җәмәгать һәм сәяси эшлекле Александр СОЛЖЕНИЦЫНның 100 еллыгы билгеләп үтелә.     

Күптән түгел, 26 октябрьдә, Казан шәһәренең филармония бинасында ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Балкыш” фестиваленең гала-концерты булып узды.
Гала-концертта Алексеевск төбәгеннән ике төркем – район мәдәният йортының “Вдохновение” хор төркеме һәм без, “Ак калфак” хореография төркемнәре барды.

Быел көнүзәк тема – пенсия реформасы.  Укучыларыбыз игътибарына  хезмәт законнарының пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәргә кагылышлы  өлешен рәсми аңлатуны тәкъдим итәбез.

 

17 ноябрьдә Россия Федерациясенең участок вәкилләре  һөнәри бәйрәмнәрен  билгеләп үтәчәкләр. Истәлекле дата күптән түгел генә барлыкка килде әле.  Эчке эшләр министрлыгы бәйрәмне 2002 елда раслады. Ләкин илебез участок вәкилләренең барлыкка килү тарихы шактый баерак. Ул 1923 елның 17 ноябрендә башлангыч ала. Нәкъ менә шул көнне  Советлар Союзында “Участок надзирателе инструкциясе” расланды.

Якшәмбе көнне, 11 ноябрьдә бистәнең икенче мәктәбе базасында “География диктанты” булып узды, ул инде дүртенче ел үткәрелә.

7 ноябрьдә Казанда ТР укучылары арасында  II Туриада йомгаклары буенча тантаналы төстә бүләкләү булды.

20 ноябрьдә Алексеевск районында гражданнарны Пенсия фонды эше белән бәйләнгән мәсьәләләр буенча кабул итү булачак.

Район үзәге кешеләре игътибарына!

Эчке маршрут автобусы үз эшен яңадан дәвам иттерә.

 

Якшәмбе көне, 18 ноябрьдә, балалар сәнгать мәктәбе залында Казан епархиясенең правослау яшьләре хоры һәм театры концерты булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International