Концертка чакырабыз
Якшәмбе көне, 18 ноябрьдә, балалар сәнгать мәктәбе залында Казан епархиясенең правослау яшьләре хоры һәм театры концерты булачак.
Чара кичке сәгать 6 да башлана. Керү ирекле. Теләге булган тамашачылар хор һәм театр студиясе үсешенә үзләреннән өлеш кертә алалар.