ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Язылган өчен телевизор

Кадерле алексеевскилылар! «ТАТМЕДИА»АҖ сезнең өчен 2018 елның 20 октябреннән 2019 елның 15 февраленә кадәр призлар уйнатылуын хәбәр итә.

23 ноябрьдә, җомга көнне, район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булачак.

“БЕРДӘМ РОССИЯ”  Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүнең 17 еллыгы уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр барлык дәрәҗәдәге депутатларның гражданнарны шәхсән кабул итү атналыгы  старт алды.

 

 

Татарстан Республикасы  Алексеевск  муниципаль районы  Советы Татарстан Республикасы  Алексеевск  муниципаль районы  район Советының аппарат җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итә.

Конкурс 2018 елның 5 декабрендә иртәнге 10 да Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы район Советы бинасында (Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт) булачак.

Кандидатлардан документлар 2018 елның 3декабренә кадәр ( ул көнне дә кертеп)  Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт т адресы буенча кабул ителә.  Конкурс турында мәгълүматны  эш көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр 2-55-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында хокук  саклау органнары, прокуратура,  мәгариф, социаль яклау һәм башка органнар хезмәткәрләре балигь булмаганнарның сорауларына җавап бирделәр. Кабул итүгә бистә мәктәпләре укучылары һәм аграр колледж студентлары килде.

Уңайсыз метеорологик күренешләр:

2018 елның 21 ноябрендә    Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән  юлларда бозлавык көтелә.

Иртән һәм көндез буран. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр көчәя.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

17 ноябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы  гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында спортның   “Россия коралчылары көне”нә багышланган хәрби- кулланма төрләре буенча ярышлар булып узды. 

Дәүләт Думасының аграр комитетында хәзер чираттан тыш аерым тәртиптә нинди мәсьәләләрнең хәл ителүе турында “Бердәм Россия” партиясенең шимбә көнне Казанда булып узган Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVIII конференциясе алдында Дәүләт Думасы депутаты, “Россия авылы”  проекты координаторы Айрат Хайруллин сөйләде.

Алдыбызга Хөкүмәт белән берлектә авыл территорияләренең яңа үсеш программасын эшләү бурычы куелды. РФ Президенты Владимир Владимирович Путин  шундый күрсәтмә бирде. Яңа программаны 2019 елның 1 июненә эшләп расларга. Мөгаен,  тагын бер илкүләм проект пәйда булыр, бу дөрес тә булачак, – дип сөйләде Хәйруллин.

 

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 19 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы юлларында бозлавык көтелә.


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Алексеевскида гражданнардан үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International