“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүнең 17 еллыгы уңаеннан 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр барлык дәрәҗәдәге депутатларның гражданнарны шәхсән кабул итү атналыгы старт алды.
Шәхсән кабул итү атналыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Алексеевск районы авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары депутатлары, шулай ук Алексеевск районы башлыгы, социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашачак.
26 ноябрьдә иртәнге 9 дан 10 га кадәр гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Демидов Алексей Алексеевич кабул итәчәк.
27 ноябрьдә иртәнге 8 дән 9 га кадәр кабул итү партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич белән узачак.
Шул ук көнне иртәнге 9 дан 11 гә кадәр гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы тарафыннан үткәреләчәк.
Кабул итүләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьчелекне җирле кабул итү бүлмәсендә узачак. Адрес: Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 4 нче йорт. Алдан 8(84341) 2-40-94 телефоны буенча язылырга була. 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабренә кадәр гражданнарны шәхсән кабул итү атналыгын үткәрү графигы белән Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында (http://alekseevskiy.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.