17 ноябрьдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында спортның “Россия коралчылары көне”нә багышланган хәрби- кулланма төрләре буенча ярышлар булып узды.
Алексеевск районы Биләр урта мәктәбенең “Яшьармияче”, Левашево мәктәбенең «Каскад» һәм “Зирекле” мәктәбенең “Яшьармияче-2” хәрби-патриотик клублары җыелма командасын тәкъдим итте. Ярышларда 52 команда катнашты. Ярышта катнашучылар географиясе бик киң иде. Болар – Самара, Башкортстан, Удмурт Республикасы вәкилләре. Каты көрәштә безнең команда 3 нче урынны алды. Ярыш йомгаклары буенча клуб җитәкчеләре А.А.Чугуров, А.Г. Зудин һәм П.В. Арсентьев яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләгәннәре һәм командаларны ярышка яхшы әзерләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.