Дәүләт Думасының аграр комитетында хәзер чираттан тыш аерым тәртиптә нинди мәсьәләләрнең хәл ителүе турында “Бердәм Россия” партиясенең шимбә көнне Казанда булып узган Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVIII конференциясе алдында Дәүләт Думасы депутаты, “Россия авылы” проекты координаторы Айрат Хайруллин сөйләде.
Ул, хәзер Россиядә бурычларны 2020 елга кадәр билгели торган дәүләт программасы бар, дип билгеләп үтте. Ләкин ачыкланганча, авыл халкы белән аралашканнан соң әлеге программаның аларның таләпләренә җавап бирмәве һәм эшләп җиткерергә мохтаҗ булуы ачыкланды.
– Шуның өстенә авыл территорияләрен үстерүнең озаграк сроклы проекты кирәк. Аны эшләгәндә шунысын исәпкә алу зарур: авыл территорияләрен үстерү программасы Россиянең пространстволы үсеше стратегиясе белән синхронлаштырылган булырга тиеш. Зур шәһәрләр икътисад үсешенең локомотивлары булып калырга тиешләр, ләкин мегаполисларны үз тирәләрендәге территорияләргә үсәргә комачауламаслык итеп һәм бушап калмаслык итеп үстерергә кирәк, – дип өстәде Хәйруллин, шуның белән бергә Россиягә аерым, атап әйткәндә, мелиорация буенча да проектлар кирәк.
Ул Россия агросәнәгать комплексы бүген ярыйсы гына үсә, ләкин икенче яктан, яңа булдырылган эш урыннарында эшләргә кеше булмаячак, чөнки “Халык” картая, авыллар “үлеп” бара.
– Кешеләр төпләнеп калып, акчаларын түгеп, өйләр, ферма һәм туристлык базалары төзегәннән соң аннары бу урында яки янәшәдә төбәк хакимиятләре планы буенча чүп-чар полигоннары, дуңгыз комплекслары һәм башка объектлар төзи күрмәсеннәр тагын, – дип өстәде ул.