17 ноябрьдә Россия Федерациясенең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Истәлекле дата күптән түгел генә барлыкка килде әле. Эчке эшләр министрлыгы бәйрәмне 2002 елда раслады. Ләкин илебез участок вәкилләренең барлыкка килү тарихы шактый баерак. Ул 1923 елның 17 ноябрендә башлангыч ала. Нәкъ менә шул көнне Советлар Союзында “Участок надзирателе инструкциясе” расланды.
Нәкъ менә шул кешеләр өлешенә көн саен һәм сәгать саен эреле-ваклы дәгъваларны тикшерергә туры килә.
полициянең участок вәкилләре хезмәте һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе
Полициянең участок вәкилләре эчке эшләр органнары системасында гаять зур әһәмияткә ия. Участковыйлар үзләренә тапшырылган участокларда күп кенә проблемаларны хәл итәләр, профилактик эш үткәрәләр, җәмәгать тәртибен ныгыту эше алып баралар. Участок вәкилләре барлык җинаятьләрнең дүрттән бер өлешен диярлек ачалар, һәм һәр икенче җинаять җәмәгать куркынычсызлыгына каршы.
Полиция участок вәкилләре һәм балигь булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Илшат Маннанов җитәкчелегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге полициянең участок вәкилләре хезмәте ун хезмәткәрдән тора, аларның төп өлеше бу өлкәдә 10 елдан артык эшләде. Хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы караганнары өчен аларның күбесенең күп кенә ведомство бүләкләре бар. Мәсәлән, өлкән участковый, полиция майоры Тимур Мәрданов “Хезмәттә аерылып торган өчен” Россия Эчке эшләр министрлыгы медале белән бүләкләнде. Шул ук медальгә участковый, полиция капитаны Алексей Мишанин лаек булды. Үз эшләренең профессионаллары Влад Сәйфетдинов, Навил Хәмидуллин, Илдар Зарипов, Евгений Уздяев. Радик Шакиров, Евгений Егоров өлкән хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен үзләштерәләр.
Һөнәри бәйрәм алдыннан полиция участок вәкилләренең бөтен личный составы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Түбәндәге саннар Алексеевск районы буенча участковыйларның эш нәтиҗәләре булып тора: бу елның 10 аенда алар 42 җинаятьне ачтылар, 712 административ хокук бозуларны ачыкладылар, гражданнарның 1238 гаризасын һәм шикаятен карадылар.
Ветераннар Александр Ильин, Владимир Землянский, Виктор Ульянов, Анатолий Баранов, Владимир Колебанов, Анатолий Егоров, Михаил Абдуллин, Эркинбек Джумаев, Фәргат Миңгадиев исеменә котлаулар аерым бер рәхмәт хисләре белән яңгырый.
Полиция сафларында участковый “беренче” кеше. Кешеләр ярдәм сорап иң элек аларга мөрәҗәгать итәләр. Ул кешеләргә авыр минутларда беренче булып ярдәмгә килә, көнкүреш җинаятьчелеген, балаларның караучысыз калуын, алкоголизм һәм наркоманияне булдырмау белән шөгыльләнә.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Участковыйлар көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, сугышчан рухта булуыгызны һәм Ватаныбыз хакына хезмәттә уңышлар телибез. Эш көннәрегездә бәйрәмнәр һәм яллар күбрәк булсын, сез аларны туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән үткәрә алыр идегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!