7 ноябрьдә Казанда ТР укучылары арасында II Туриада йомгаклары буенча тантаналы төстә бүләкләү булды.
“Казан ярминкәсе” нең күргәзмә залында Татарстан Республикасы укучыларының 2017-2018 елгы II Туриада (Спартакиада) йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарага Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе өстәмә белем бирү педагоглары чакырылган иде. Районыбыз делегациясе өч кешедән торды һәм аларның һәркайсына чара кунаклары бүләкләр тапшырды.
Безнең станциягә Татарстан Республикасы укучыларының 2017-2018 елгы II Туриадасы (Спартакиадасы) лауреаты Дипломы тапшырылды. Туриаданы үткәрүдә оештыру-методик ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары белән туризм станциясе директоры Рыдаев Вячеслав Юрьевич һәм өстәмә белем бирү педагоглары Хәкимов Морат Хөсәен улы, Николаева Людмила Анатольевна бүләкләнде.
Моннан тыш, балалар туризмы системасының 100 еллыгы уңаеннан делегациябезгә балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге, Россиянең спорт ориентлашуы берлеге, Россиянең спорт туризмы федерациясе, Россия туган якны өйрәнүчеләре берлеге яшь буынны тәрбияләү буенча актив эшләгәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды.