Партиялеләр "Яңарыш-2018" дискуссиясе кысаларында социаль сәясәт мәсьәләләрен тикшерделәр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Республикада «Бердәм  Россия” җирле бүлекчәләре партия конференцияләрендә дискуссияләрнең читтән торып үткәрелә торган этапларында 400 дән артык төрле тәкъдимнәр җыелды инде.  

«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлекчәсе партиянең XVIII съезды алдыннан “Яңарыш-2018” партия дискуссияләре сериясен дәвам иттерә.  Дискуссияләр барышында партия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр җыелачак.

“Яңарыш -2018” дискуссияләре бөтен Россиядә үтә. Татарстанда “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәләрендә үтә торган конференцияләрдә тәкъдимнәр буенча фикер алышулар бара.

  15 ноябрьдә  партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитетында партиянең социаль сәясәте мәсьәләләренә багышланган чираттагы  дискуссия булды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре һәм «Бердәм Россия» партиясе проектларының төбәк координаторлары катнашты.

ТРда “Сәламәт киләчәк” проекты координаторы, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев  алдагы чорда проектны гамәлгә ашыру кысаларында төп бурычларны билгеләде.

 Бүген  медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү өстендә басым өлкән буынга ясала.  Бу -  Татарстан Республикасының 700 меңнән артык кешесе. Икенче бурыч -  йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлүчеләр санының азаюы. Ни кызганыч, бу халкыбыз үлеменең төп сәбәбе. Өченчесе -  онкология авыруларын иртә срокларда ачыклау буенча скрининг программаларын кертү. Сәнәгать предприятиеләрендә профилактик программаларның эшләве,  онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклау һәм кешеләрне дәвалау өчен  хезмәткәрләрне тикшерү аеруча мөһим, -  дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев .

Ул, бу юнәлештә ведомстводан тыш хезмәттәшлек итү мөһим, - дип ассызыклап әйтте ул.

 

“Төрле дәрәҗәләрдә гражданнарның сәламәтлеген саклап калуга, дөрес гадәтләр  булдыруга йогынты ясарга кирәк. Партия проекты өчен төп ярдәм -  ведомствоара үзара ярдәм итешү һәм гражданнар җәмгыятен җәлеп итү. Тик ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бу бурычны үти алмаячак. Партия проекты кысаларында кызыксындырылган барлык якларны да тупларга кирәк”, - дип өстәде проект координаторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International