Үзәк китапханә хезмәткәрләре, бистәбез оешмалары, Туган як музее, Сугышчан дан музее, район мәдәният йорты, Алексеевск шагыйрьләре, аграр колледж, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре белән хезмәттәшлек итеп, эшне төрле юнәлештә алып баралар. Бу юлы район үзәге беренче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән “әдәби йөрү” (“прогулка”) оештырылды. “Прогулка” темасын очраклы гына билгеләмәдек: бу елның декабрендә тел һәм әдәбият белеме, философия өлкәсендә әһәмиятле дата рус язучысы, публицист, җәмәгать һәм сәяси эшлекле Александр СОЛЖЕНИЦЫНның 100 еллыгы билгеләп үтелә.
Күренекле һәм сирәк очрый торган сүз остасы, бүген бөтен дөньяга танылган гаҗәеп язмышлы кеше турында әңгәмә ике юнәлештә узды. Мәсәлән, унынчы сыйныфлар тарафыннан тәкъдим ителгән «Александр Солженицын. Жить не по лжи» исемле мәгълүмат досьесы язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар болай дип билгеләп үттеләр: әдәбият буенча Нобель бүләге иясе, атаклы «Архипелаг ГУЛАГ», «Раковый корпус», «В круге первом» авторы Александр Исаевич “лагерь” прозасы классигы дип атала. Бу китапларның нигезенә Сталин респрессияләреннән соң исән калганнар хәтереннән мәңге җуелмас истәлекләр яткан. Күренекле социаль фикер иясе XX гасыр тарихында төп фигура була.
Очрашуның икенче өлешендә – «Жизнь и творчество писателя» экспресс-тестында укучыларга рус әдәбияты өлкәсендә алган белемнәрен ныгыту, шулай ук аларны тулыландыру мөмкинлеге бирелде. Шунысы үзенчәлекле, чараның һәр бүлеге мәгълүматны яхшырак кабул итү максатында электрон тәкъдир итү һәм фильм күрсәтү белән бергә барды.
Укучылар белән әдәби кичә исә Александр Солженицын турында күргәзмә материалын күрсәтү, ул язган китаплар турында сөйләү һәм шушы мәдәни бинага чакырып калу белән тәмамланды. Ә китапларны Үзәк китапханәдән алып укырга мөмкин.