Конкурслар һәм район артистларының бүләкләре

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел, 26 октябрьдә, Казан шәһәренең филармония бинасында ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Балкыш” фестиваленең гала-концерты булып узды.
Гала-концертта Алексеевск төбәгеннән ике төркем – район мәдәният йортының “Вдохновение” хор төркеме һәм без, “Ак калфак” хореография төркемнәре барды. Шул хакта тулырак Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәисә Миңнебаева сөйли:
– Безнең төркем быел бу концертта икенче тапкыр катнаша инде. 2016 елда без “Су юлында” исемле хореографик композиция белән чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булган идек. Ә менә быел “Җиләкле аланда” исемле хореографик композиция белән чыгыш ясадык һәм икенче тапкыр лауреат исеме алдык (“Вдохновение” хор төркеме дә лауреат булды). Баштан бу фестиваль район мәдәният йортында үтте, шуннан соң финалга чыктык һәм Казанга гала-концертка чакырылдык. Инде әйткәнемчә, без бу гала-концертта ике тапкыр катнаштык. Икесендә дә Казан тамашачылары безне бик җылы каршы алдылар, чыгышларыбызны бик яраттылар, көчле алкышларга күмделәр.
Бу концертта шулай ук республиканың бик күп районнарыннан килгән иделәр. Безнең этапта пенсиядәге 404 һәвәскәр артист катнашты. Концерт бик җылы атмосферада барды.
Күп районнар белән аралаштык, дуслаштык, тәҗрибә уртаклаштык. Саба районыннан бик матур төркем килгән иде. Аерым чыгышлар да булды. Солистлар, уен коралларында уйнаучылар, фольклор күренешләрен күрсәткән коллективлар күп иде. Рәхәтләнеп уйнап-көлеп кайтырга чыккач та, филармония бинасы каршында биеп, такмаклар әйтеп, озак кына аерылыша алмый тордык, бәйрәм анда да дәвам итте.
Әлбәттә инде, үзебезнең апаларыбызга, “Ак калфак” фольклор төркеменә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Исән-сау булып, яңадан-яңа җиңүләргә ирешеп яшәргә насыйп булсын иде. Киләсе “Балкыш” фестивальләренең зур сәхнәләрендә кабат шулай балкысак иде. Тагын бер кат үзебезнең “Ак калфак” төркеменә гаилә бәхете, тынычлык телим. Безне анда юллап җибәргән район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, шоферыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шунысын да әйтеп китәргә телим: Түбән Тигәнәле авылыннан Наилә Арсланова белән район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфәния Казилова Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурс дипломантлары булдылар. Алар  попупяр җырчы репертуарындагы җырларны җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International