ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

7 мартта район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булачак.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез секундына 10-15  метрга кадәр көчле җил,  урыны белән көчәйгәндә  17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр), урыны белән томан көтелә.

2019 елның 4 мартына  Россия Федерациясенең Ростов  өлкәсендә 2 чыганак  А кош гриппы буенча гарантин  режимында  тора. Сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы буенча ике өлкә: Мәскәү һәм Тула өлкәләре карантинда.  Россия Федерациясенең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә терлекләрдә бруцеллез авыруының 52 чыганагы ачыкланды..

Федераль  интервенция фондындагы бөртекле ашлыкны эчке базар өчен генә сатарга карар ителде. Бөртекле ашлык  сатып алу белән бәйләнгән кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән килә торган мөрәҗәгатьләрнең ешаеп китүе сәбәпле РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре игътибарына бары тик эчке ихтыяҗларны тәэмин итү өчен генә сатыла торган  интервенцион ашлыкны базарларда сатып алу мөмкинлеге турындагы мәгълүматны җиткерә.

 

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын  Халыкара кулланучылар  оешмалары федерациясе билгели.

  2019 елның 11 мартында көндезге 3 тән кичке 7 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия тикшерү комитетының тикшерү идарәсе Чистай районара тикшерү бүлеге  бинасында  гражданнар кабул ителәчәк.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районының  җирле  җәмәгатьчелекне кабул итү  бүлмәсендә  депутат Айрат Хәйруллин төбәк атналыгы кысаларында гражданнарны кабул итте. Бу көнне партиянең кабул итү бүлмәсенә тугыз кеше килде. Сорауларның күп өлеше торак-көнкүреш  проблемаларын хәл итүгә багышланган иде. Район халкын  шәхси  ихтыяҗларга, сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләргә кагылышлы  бүтән сораулар да борчыды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да тулы җаваплар алдылар. Үтенечләр  эшкә алынды.

 

 


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Атна саен без авылда үз эшләрен ачкан кешеләр, гаилә фермалары, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр  турында язабыз. Андый кешеләрнең берсе –виноград үстерүче Александр Зверев, ул 25 сутый бакчасында  виноградның 100 төрле сортын үстерә.

 2019  елның 25 февралендә Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Х.А.Медведев, Көрнәле авыл җирлегенең башлангыч оешмасы рәисе Э.Х.Ибәтуллина һәм Көрнәле авыл җирлеге сәркатибе З.Х.Гомәрова күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Әхмәтова Сания Хуҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан  котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы  башлыгы С.А.Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

2019  елның 25 февралендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы И.В Гущина һәм  Ялкын авыл җирлеге сәркатибе О.Ю.Гайванюк тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Языково авылы кешесе Гаврилов Александр Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан  котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы  башлыгы С.А.Демидовтан  бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International