ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
1нче Алексеевск урта мәктәбендә ачык дәрес булды, анда 11нче сыйныф укучылары сайлау процессы нигезләре белән таныштылар.
Көлке көненә багышланган “Көләргә рөхсәт ителә” (“Смеяться разрешается”) исемле концерт район мәдәният йортында булып узды.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
4-5 апрельдә Волгоград шәһәрендә  “БЕРДӘМ РОССИЯ”  партиясе Югары Советы һәм Генераль Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында Россия авыл җирлекләре депутатлары съезды булып узды
Алексеевскида якшәмбе мәктәбенең актлар залында Правослау китабы көнен бәйрәм итүгә багышланган  “Мәңгелек шатлык чишмәсе” (“Вечной радости ключ”) чарасы булып узды.
Өченче көн “Кама” кинотеатрында “V Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале кайтавазы”ның республика туры булып узды.

Пәнҗешәмбе көнне, 10 апрельдә, сәгать көндезге 1дә район мәдәният йортында “Сәяси завод-2014” республика иҗтимагый-сәяси яшьләр форумының район этабы булачак.

Март азагында республика башкаласының мәдәни тормышы татар халкы Ислам мирасының беренче фестивале химаясендә булып узган “Журналист буласым килә” төбәкара конкурсының йомгаклау этабы белән билгеләп үтелде. Республика Ислам университеты, Бөтендөнья татар конгрессы структурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  конкурсны оештыручылар булдылар.
Татарстан башкаласында узучы “Татарстан Республикасы өметләре” турнирында республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200гә якын теннисчы катнашты

4
апрель, 2014 ел
җомга
Ромодан урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары район үзәгендәге Сугышчан дан музеена бардылар
Быел 25-27 мартта Татарстан халыклары дуслыгы йортында булып узган “Туган тел” конкурсы кайбер үзгәрешләр кичерде: әгәр элек анда нибары татар теле һәм  әдәбияты укытучылары гына катнашса, быел исә башка  туган телләр: рус, чуваш, мордва телләре һ.б. укытучылары да чакырылды. Конкурс республикада яшәүче халыклар телләрен укыту методикасындагы яңалыкларны күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International