БЕЛДЕРҮ

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Пәнҗешәмбе көнне, 10 апрельдә, сәгать көндезге 1дә район мәдәният йортында “Сәяси завод-2014” республика иҗтимагый-сәяси яшьләр форумының район этабы булачак.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасына Алексеевск районы вәкиле сайланачак.  

Әлеге постка түбәндәге кандидатуралар дәгъва белдерә:

- Климов Сергей Александрович;

- Мускаева Алсинә Әнвәр кызы;

- Вәлиуллин Раил Рашат улы;

- Кашапова Лилия Юныс кызы;

- Вангаев Алексей Геннадьевич;

- Климова Марина Александровна.

Теләге булган бөтен кешене форумда катнашырга һәм үзләренә ошаган кандидатны якларга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International