Ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре, идарәче компания һәм студентлар кушылды.
Ишегалларында утыргычлар, мәгълүмат стендлары һәм балалар мәйданчыклары элементлары буяла. Мондый эшләр кышкы чордан соң җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә һәм аларны халык өчен уңайлырак итәргә ярдәм итә.
Эшләрне башкаруда Алексеевск аграр көллияте студентлары актив ярдәм күрсәтте. Яшьләр бистәне төзекләндерүдә катнаша, ишегалды территорияләрен яңартырга ярдәм итә.
Моннан тыш, комлыкларны һәм балалар мәйданчыкларын яңарту өчен «Алексеевскдорстрой» биш КамАЗ ком бирде.