Өстәл теннисы

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Авыл районнары теннисчылары арасындагы зачетта 11-12 яшьлекләр арасында Лебединодан килгән спортчыбыз Валерия Пашагина икенче урынны алды. Шулай ук почет пьедесталының икенче баскычына Кр.Бараннан Валерия Зайцева (10 яшьлекләр һәм аннан яшьрәкләр арасында) күтәрелде. Ә Биләрдән Анастасия Мальцева өченче мактаулы урынны алды.


Тренер Геннадий Типясев Лебедино спортчысы, бер генә партияне оттырган Илья Лапшинның бик әйбәт техника һәм тактик әзерлеген билгеләп үтә. Турнирда иң яшь катнашучы, балалар бакчасында тәрбияләнүче Миша Сяркинга (җиде яшь) килгәндә, ул 10 яшьлек һәм аннан да кечкенәрәкләр категориясендә 50 катнашучы арасында 37нче урынны алды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International