Алексеевскилылар өчен апрель шаярулары

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Залда җыелган тамашачылар “Красный восток”  авыл мәдәният йорты, шулай ук Зирекле, Левашево, Тиган Булак, Урманасты Шунталысы клублары әзерләгән күп кенә шаян номерларны күрделәр. Алар арасында танылган эстрада артистлары һәм башкаручыларына пародияләр дә бар иде. Тормыштан алынган юмористик сәхнә күренешләрен Кр.Баран, Родники, Биләр, Урта Тигәнәле, Коры Көрнәле һәм Ромодан кешеләре дә күрсәтте. Ә Биләрнең “Салават күпере” (“Радуга”) бию коллективы җыелучыларны үзләренең матур биюләре белән сөендерделәр.                 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International