“Журналист буласым килә”

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Йомгаклау турына  иң яхшы 100 эш сайлап алынды, алар арасына безнең укучыларыбызның материаллары да кертелгән иде. Мәсәлән, Кыр Шунталысы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Алинә Гарифуллина (җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Гафиятуллина) үз эшен уңышлы яклады. Читтән торып һәм көндезге турда иң күп баллар җыеп, Алинә беренче урынны алды һәм I дәрәҗә Диплом, кубок һәм кыйммәтле бүләк (ipad) белән бүләкләнде. Кыркүл мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ландыш Галләмова (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Лилия Макарова) өенә III дәрәҗә Диплом, кубок һәм фотоаппарат алып кайтып китте. Ул бүләкләрне “Мишәр диалектының лексик һәм фонетик үзенчәлекләре” исемле тикшеренү эше өчен алды. Кызларның фәнни җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының дәүләт телләрен үстерү эше өчен Алексеевск районының мәгариф бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International