Дәрескә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов чакырылды, ул Алексеевск районы мисалында сайлау системасы, атап әйткәндә, сайлау кампаниясе этаплары, сайлау участоклары төзү, аны үткәрү механизмнары һәм кандидат яки партияне сайлау процессы турында сөйләде. Дәреснең мөһимлеге сайлау кампаниясе процессына уңай мөнәсәбәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
Рөстәм Рафик улы сайлауларда катнашу – һәр өлкән кешенең социаль җаваплылык күрсәтүе ул, дигән фикер әйтте:
– Бөтендөнья практикасы гражданнар сайлауда активрак һәм аңлырак катнашса, илнең икътисадый, социаль һәм мәдәни яктан чәчәк атуга тизрәк ирешүен күрсәтә.
Ул шулай ук яшь буынның үз хокукларын начар белүе турында да сөйләде:
– Яшьләр сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары турында аз беләләр. Шуңа күрә аларны сайлау процессына тарту бик мөһим.
Дәрес барышында укучыларга берничә сорау бирде, ә тегеләре исә аларга бик җиңел җавап кайтардылар.
Материалны ныгыту өчен югары сыйныф укучылары арасында “Сайлауларга барырга кирәкме?” дигән сорау буенча тавыш бирү үткәрелде. Йомгаклар мондый: 62 процент – яклап, 19 процент каршы тавыш бирде һәм тагын 19 процент тыелып калды.
Тарих укытучысы Людмила Трифонова укучыларны киләчәктә сәяси активлыкка чакырды:
– Россиядә тавыш бирү ирекле. Анда катнашудан баш тарту сайлаучылар өчен хокукый яктан бернинди нәтиҗәләргә дә китерми. Ләкин үзеңнең Конституциядә язылган хокукларыңнан һәм сайлауларга барудан баш тартканчы яхшылап уйларга кирәк. Республикабызның нинди юлдан үсәчәге нәкъ менә гражданлык позициясенә бәйле.