Сугышчан дан музее буйлап экскурсия

2014 елның 4 апреле, җомга

Экскурсоводның яу кырларында геройларча сугышкан якташларыбызның каһарманлыклары турында эчтәлекле итеп сөйләве, бөтендөнья тарихының  якты сәхифәләре, башлангыч сыйныфлар укытучысы В.Родионова искәртеп үткәнчә,  балаларның күңеленә үтеп кергән һәм алар хәтерендә озак сакланачак.

      Музейда бик матур иде, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Софья Егорова. – Беренче залда без бик күп экспонатлар, фоторәсемнәр, офицер формалары күрдек. Икенче залда Ватаныбызны саклаган якташларыбыз белән таныштык, алар кулларына тотып сугышкан коралларны, өченче залда медальләр, орденнар һәм значокларны карадык. Экскурсовод бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде, ләкин аның папаха турында сөйләгәне бигрәк тә хәтердә калды.

      Биредә хәрби формалар күп, – ди Дима Горячкин. – Иске фотоаппаратлар, мина эзләгечләр, патроннар, штык-пычаклар һәм башка сугыш кирәк-яраклары бездә зур кызыксыну уятты.

      Стендларның берсендә, – дип хәбәр итте Оля Озерова, – мин үземнең Чечняда хезмәт иткән абыем Захаров Николай Александровичны таныдым. Миңа бик рәхәт булып китте. Әлеге сәяхәт турында истәлеккә берничә сурәт төшердем.

      Музей бик ошады, – ди Сергей Родионов. – Без “Ак-74” автоматы, “Муха” гранатометы, танк гранаталары һәм миналар турында белдек.

Экскурсия тәмамлангач, укучылар бөтен сыйныфлары белән истәлеккә рәсемгә төштеләр һәм десантчы Степочкин турында мультфильм карадылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International