Чара кысаларында Бөтенроссия мастер-классының үзең килеп күрсәтү этабы булды, анда катнашучылар “визит карточка”ларын тәкъдим иттеләр, милли киемнәрен һәм туган телне диалог нигезендә укытуның методик алымнары файдаланылган видеоматериаллар күрсәттеләр. Шулай ук милли белем бирүнең көнүзәк проблемалары буенча “түгәрәк өстәл”ләр, фән һәм сәнгать, милли-мәдәни оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар да үткәрелде.
Конкурс йомгаклары буенча Светлана Федоровага чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары арасында – өченче урын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өченче дәрәҗә Дипломы тапшырылды, Римма Галимова актив катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде.