Татарстан 2014 ел йомгаклары буенча бишенче ел рәттән төбәк хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны алып тора. Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы бу елның 7 маенда булды, анда рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде.
Сишәмбе көнне район мәдәният йортында Кама аръягының җиде районы призывниклары Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белән очраштылар.
Бүген Кыркүл һәм Урманасты Шунталысы башлангыч бүлекчәләрендә вакытыннан алда партия эчендә тавыш бирелде, аларда Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева катнашты.
Вакытыннан алда тавыш бирү буенча утырыш эшендә район башлыгы Владимир Козонков, район башлыгы урынбасары Галина Белова, Совет аппараты җитәкчесе Александр Белкин һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин катнаша.